news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Киләсе елның 1 гыйнварыннан укучылар өчен ерак араларга йөрүче поездларда вакытлы ташламалар кертелә

Ташламаның алдагы язмышы РФ Хөкүмәте карарына бәйле булачак

(Казан, 20 ноябрь, “Татар-информ”). Киләсе елның 1 гыйнварыннан мәктәп укучылары өчен ерак араларга йөрүче поездларда  вакытлы ташламалар кертелә. Горький тимер юлының корпоратив коммуникацияләр хезмәте хәбәр иткәнчә, 10 яшьтән өлкәнрәк мәктәп укучылары өчен юл йөрү документлары 50 процентлы ташлама белән рәсмиләштереләчәк.
Ташламалы тариф гомуми, плацкарт вагоннарда кулланылачак. Ташламаның алдагы язмышы РФ Хөкүмәте карарына бәйле булачак. Сүз укучыларны ташламалы тарифлар нигезендә ташудан килгән югалтуларны компенсацияләү өчен, тимер юл транспорты оешмаларына субсидияләр билгеләүгә кагыла. Карар уңай булганда, мәктәп укучылары алга таба да поездларда ярты бәясенә генә йөри алачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot