news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Киләсе елга ветераннарны торак белән тәэмин итү буенча күбрәк эш башкарырга туры киләчәк

ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры сугыш ветераннарына мөнәсәбәтле хәлгә ачыклык кертә

(Казан, 10 декабрь, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). Хәзерге вакытта Татарстанда 170 меңнән күбрәк Бөек Ватан  сугышы ветераны (сугышта катнашкан кешеләр һәм сугыш инвалидлары, сугышта ирләре һәлак булган толлар) гомер итә, шулардан 12712се фронтларда сугыш хәрәкәтләрендә катнашкан, 135 меңләбе – тылда эшләгән.

 

Соңгы 10 елда аларның тормышларын яхшыртыр өчен төрле чаралар күрелә. Сугыш ветераннарының айлык пенсиясе, акчалата пособиесе ел саен индексацияләнә. Социаль ярдәм чараларын исәпкә алып, быел 1 декабрьдән аларның айлык керемнәре түбәндәгечә: сугыш инвалидлары 20325 сум ала, сугышта катнашканнар – 14311 сум, сугышта ирләре һәлак булган толлар – 14311 сум, сугышта катнашкан ирләре үлгән толлар – 7600 сум, тыл хезмәтчәннәре – 6827 сум.

 

Бүген «Казан» милли мәдәният үзәгендә «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан региональ бүлеге тарафыннан «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы. Тарих һәм заманча бәяләмәләр» темасына үткәрелгән фәнни-гамәли конференциядә доклад белән чыккан ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Айрат Шәфигуллин әнә шундый мәгълүмат бирде.

 

Министр искәрткәнчә, киләсе елның 1 маена кадәр 2005 елның 1 мартына кадәр исәпкә алынган сугыш ветераннарының (Бөек Ватан сугышында катнашкан, инвалид булган, сугышта катнашып һәлак булган яки үлгәннәрнең гаиләләре) торак шартларын яхшырту бурычы куелды. 2006 елдан бирле, республикада 1463 ветеранның торак шартлары яхшыртылды, шул исәптән быел гына да 1267сенә шундый уңайлык булдырылды, шулардан 710сы социаль ипотека программасы буенча. Җыеп кына әйткәндә, Татарстан, шуңа мөнәсәбәтле указны тормышка ашыру өчен, федераль үзәктән 1 млрд. 610 млн. сум акча алган һәм республика Россия Федерациясенең башка субъектлары арасында иң зур сумма алганнардан санала. «Киләсе елга торак шартларын яхшыртуга 2005 елның 1 мартыннан исәпкә алынганнар һәм 2010 елның 1 маена кадәр исәпкә алыначак ветераннарны торак белән тәэмин итү буенча тагын да күбрәк эш башкарырга туры киләчәк», - дип белдерде А.Шәфигуллин.

 

2005 елның 1 маена кадәр исәпкә алынган сугыш ветераннарына һәм аларга тәңгәлләштерелгән гражданнарга бушлай автомобиль яки аның урынына 1 тапкыр 100 мең сум компенсация акчасы бирү программасы 2008 елда тәмамланды, дип белдерде министр. Санатор-курорт шартларында дәвалану тиешле федераль ташламалардан файдаланучыларның быел 9922се юлламалар белән тәэмин ителде, шуларның 1180е – Бөек Ватан сугышына мөнәсәбәте булган граждан. «Әмма ташламалы санатор-курорт юлламалары белән тыл хезмәтчәннәрен тәэмин итү законда каралмаган. Шуңа күрә, министрлык, тормышында авыр хәлдә калган гражданнарга ярдәм күрсәтү кысаларында, тыл хезмәтчәннәрен медицина белешмәләре буенча санатор-курорт шартларында дәвалау мөмкинлеген куллана», - диде А.Шәфигуллин. Аның сүзләренчә, быел республика бюджетыннан шуның өчен 20 млн. сум акча тотылган.

 

Министр игълан иткәнчә, министрлык Бөек Җиңүнең 65 еллыгына юбилей медальләре тапшыруга әзерлек эшләрен башкарып чыккан. Алдагы еллардагыча, Җиңү көненә сугыш ветераннары өчен теплоходларда круизлар оештырылачак. Хөкүмәт карары белән, сугышта катнашканнарга 5әр мең сум, ә тыл хезмәтчәннәренә 1әр мең сум акча биреләчәк.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100