Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Киләсе елга Татарстанда Керәшен мәдәнияте үзәге ачылачак
Республикада керәшеннәр өчен мәдәни үзәк бинасын ремонтлауга Татарстан Хөкүмәте 72 миллион сум акча биргән.
(Казан, 13 декабрь. “Татар-информ”, Наилә Исхакова). Татарстанның Керәшен мәдәнияте үзәге Казанда 2019 елда эшли башлаячак. Бу хакта журналистлар белән очрашу вакытында Татарстанның керәшеннәр җәмгыяте башкарма комитеты җитәкчесе Людмила Белоусова хәбәр итте.
“Бу үзәктә керәшеннәр тарихы, фольклор һәм этнография белән бәйле төрле чаралар уздырылачак”, - диде Людмила Белоусова.
2002 елда керәшен җәмәгатьчелеге Татарстан Президенты Минтимер Шәймиевка башкалада Керәшен мәдәнияте үзәген булдыру үтенече белән мөрәҗәгать иткән иде. 2008 елда керәшеннәр җәмгыятенә элеккеге “Малайлар хоры гимназиясе” бинасы бирелә. 2016 елда Татарстан Хөкүмәте Керәшен мәдәнияте үзәген төзекләндерү эшләренә бюджеттан акча бүлеп бирә.
Татарстанның инвестиция-төзелеш баш идарәсе директоры урынбасары Станислав Шырыбыров әйтүенчә, ремонт эшләренә 72 миллион сум каралган. Бинаның фундаментны, диварлары ныгытыла, яңа җиһазлар сатып алына. “Элеккеге бинадан монда диварлар гына калды, калганын без барысын да үзгәрттек”, - диде ул.
Людмила Белоусова Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка, Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевкә, Татарстан керәшеннәре иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Иван Егоровка рәхмәтләрен җиткерде. “Бу үзәк керәшеннәргә үз мәдәниятен саклап калу һәм яңа буынга җиткерү өчен бик кирәк”, - дип белдерде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз