news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Киләсе елга пенсионерларның өстәмә керемен тикшерәчәкләр

Белгечләр фикеренчә, тикшерү пенсия системасының торышына уңай йогынты ясарга тиеш.

Киләсе елга пенсионерларның өстәмә керемен тикшерәчәкләр
Егор Никитин

(Казан, 29 ноябрь, «Татар-информ», Дарья Сивакова). Хөкүмәт пенсионерларның өстәмә керемен, «төньяк» өчен өстәмә түләү алучыларның исә яшәү урыннарын да тикшерергә ниятли. Шулай ук башка илләрдә яшәп Россия пенсиясен алучы пенсионерларны да тикшерәчәкләр. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Плеханов исемендәге Россия икътисад университеты «Кеше капиталын үстерү» Россия Сәүдә-сәнәгать палатасының база кафедрасы доценты Людмила Иванова-Швец сүзләренчә, тикшерүләр пенсия системасының торышына уңай йогынты ясарга тиеш. Пенсияне артык түләү һәм түләп җиткермәү буенча да хилафлыклар бар.

«Шуннан соң пенсия түләүнең дөреслеге җентекләп тикшереләчәк. Ни өчен дигәндә, бер яктан, гражданнар пенсия түләүләренең билгеле бер өлешен алып җиткерми, икенче яктан, Пенсия фондының чыгымнары арта», — дип искәртте ул.

Эшне яшәү минимумыннан да кимрәк акча алучыларның пенсиясенә өстәмә түләүләрне гамәлдән чыгару өчен өстәмә керемнәрне тикшерүдән башлаячаклар.

Шулай ук төньяк төбәкләрдә югары пенсия алучыларның яшәү урынын һәм ышаныч язуы буенча башка кешеләрнең кем өчен пенсия алуын да тикшерәчәкләр. Әгәр пенсионер башка илдә яшәсә, ул үзенең исән икәнлеген раслау өчен елына бер тапкыр Россия консуллыгына мөрәҗәгать итәргә тиеш.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100