Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Киләсе елга онкодиспансерның Әлмәт филиалында нур терапиясе үзәге ачылачак
“Республиканың көньяк-көнчыгыш өлешендә яшәүчеләр өчен нур терапиясе тагын да үтемлерәк булыр дип ышанабыз”, - ди министр.
(Казан, 15 сентябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Киләсе елга Республика клиник онкологик диспансерның Әлмәт филиалы базасында нур терапиясе төбәк үзәген ачу планлаштырыла. Бу хакта бүген журналистларга Татарстанның сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин хәбәр итте.
Искәртеп узабыз: бүген Казанның “Корстон” комплексында республикада онкология хезмәтенең 70 еллыгына багышланган “Яман шешне диагностикалау һәм дәвалау эволюциясе” темасына конференция ачылды.
“Алга таба төбәк үзәкләрен үстерү күздә тотыла. Заманча химия, нур терапиясе алымнарының үтемлелеген арттыру бурычы тора. Без бу юнәлештә күп эшләр башкарабыз. Киләсе елда онкодиспансерның Әлмәт филиалы базасында нур терапиясе төбәк үзәген ачарга җыенабыз”, - диде Гадел Вафин. Аның әйтүенчә, хәзерге вакытта проект эшләре бара, җиһазлар сатып алына. “Республиканың көньяк-көнчыгыш өлешендә яшәүчеләр өчен нур терапиясе тагын да үтемлерәк булыр дип ышанабыз. Бу бик мөһим, чөнки бу амбулатор режимда кулланыла торган технология. Авыручылар, чит илдәге кебек үк, килеп, кирәкле күләмдә дәвалау сеанслары ала алачак. Бу дәвалауның нәтиҗәле ысулы”, - дип белдерде министр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз