Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Киләсе елга Нәүрүз бәйрәмендә ат чабышы үткәрергә җыеналар
Быел Нәүрүз бәйрәмендә 5 меңнән артык кеше катнашкан.
(Казан, 26 март, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Киләсе елга Казанда Нәүрүз бәйрәмендә ат чабышы үткәрергә ниятлиләр. Быелгы Нәүрүздә катнашучылар күп булу сәбәпле, оештыручылар шундый карарга килгән.
«21 март көнне республикада иң зур Нәүрүз булды. Быел бәйрәмдә 11 оешма белән беррәттән, дүрт илнең генконсулы да катнашты. Казан ипподромында 5 меңнән артык кеше җыелды. Халык күп булу сәбәпле, киләсе елга кунаклар да карасын өчен, ипподромда ат чабышы уздыру ниятләнә», — диде Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов.
Аның сүзләренчә, бәйрәм кунаклары күп булу сәбәпле, быел парковкада урын җитеп бетмәгән.
«Машина куярга да урын җитмәде. Быел бәйрәм вакытында бер парковка гына ачык иде. Киләсе елга икенчесен дә ачачакбыз», — диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз