news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Киләсе елга массакүләм мәгълүмат чаралары өчен күпме акча каралганын әйттеләр

Киләсе елда Татарстан бюджетында керем 294,8 млрд сум, чыгым 305,7 млрд сум булыр дип фаразлана. Дефицит 10,9 млрд сум тәшкил итәчәк.

(Казан, 14 октябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Киләсе елга Татарстанда планлаштырылган бюджетта массакүләм мәгълүмат чаралары өлкәсенә 1,7 млрд сум акча каралган.

Бу хакта ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында билгеле булды. Республика финанс министры урынбасары Оксана Кисапова сүзләренчә, ниятләнгән бюджетта телевидение һәм радиотапшыруларга 972,1 млн сум, вакытлы матбугат һәм нәшриятка 685,1 млн сум акча бүлеп биреләчәк.

Киләсе елда Татарстан бюджетында керем 294,8 млрд сум, чыгым 305,7 млрд сум булыр дип фаразлана. Дефицит 10,9 млрд сум тәшкил итәчәк. Закон проекты беренче укылышка әзерләнгән.

 

 

 

news_right_1
news_right_2
news_bot