news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Киләсе елга Казанның Константиновка бистәсендә Мәдәният йорты төзиячәкләр

Мәдәният йорты авыл клублары төзелеше республика программасы нигезендә төзеләчәк.

(Казан, 23 декабрь, "Татар-информ"). Киләсе елда авыл клублары төзелеше республика программасы нигезендә Казанның Константиновка бистәсендә Мәдәният йорты төзеләчәк. Бу хакта Казан мэры Илсур Метшин шәһәр телевидениесе тапшыруы вакытында җиткерде, дип яза Казан мэриясенең рәсми порталы.

Бистәдә социаль учреждение төзү мәсьәләсе белән шушында яшәүче мөрәҗәгать иткән. Биредә балалар өчен Мәдәәният йортының аеруча кирәклеген, хәзер бернинди түгәрәкләргә йөри алмауларын, аның өчен бистәдән еракка йөрүләре хәбәр ителгән.

Илсур Метшин киләсе елда Казанның Константиновка бистәсендә Мәдәният йорты авыл клублары төзелеше республика программасы нигезендә төзеләчәген җиткергән. 

news_right_1
news_right_2
news_bot