news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Киләсе елга Казанда Евразия фәнни форумы була

Чара «XXI гасырда мөселман социумнары һәм Евразия дәүләтләре: эчке процесслар, тышкы йогынтылар, модернизацияләү перспективалары» темасына оештырыла.

(Казан, 18 ноябрь, «Татар-информ»). Казан Евразия һәм Халыкара тикшеренүләр институты «XXI гасырда мөселман социумнары һәм Евразия дәүләтләре: эчке процесслар, тышкы йогынтылар һәм модернизацияләү перспективалары» IX Казан Евразия фәнни форумы эшендә катнашырга чакыра. Бу хакта Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе сайтында хәбәр ителә.

Форум халыкара фәнни-гамәли конференция форматында 2020 елның 4-5 июнендә узачак.

Форумны оештыруда һәм үткәрүдә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе (Ислам тикшеренүләр үзәге), Үзбәкстан Республикасы Фәннәр академиясе (Тарих институты), Казан (Идел буе) федераль университеты, Россия ислам университеты, В. Г. Тимирясов исемендәге Казан инновацион университеты, Мәдәният институты (ЮНЕСКО) катнаша.

Бу эшкә шулай ук «Европа-Азия» Халыкара гуманитар академиясе, Азия Һәм Африка халыклары белән бердәмлек һәм хезмәттәшлек Россия оешмасы (Республика бүлеге), Татарстан Республикасының Көнчыгышны өйрәнүчеләр җәмгыяте, «Рус дөньясы» оешмасы катнаша.

Форумга Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте һәм башка мөфтият вәкилләре чакырыла.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100