news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Киләсе елга Казанда Әҗем мәчете ачылачак

“Анда зур эш алып барылды”, - диде депутат Илдар Гыйльметдинов.

Киләсе елга Казанда Әҗем мәчете ачылачак
Салават Камалетдинов

(Казан, 29 декабрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Киләсе елга Казанда татар архитектурасы һәйкәле саналган Әҗем мәчете ачылуы ниятләнә. Бу хакта бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында көзге сессиядә Россия Дәүләт Думасының закон чыгару эшчәнлеге нәтиҗәләренә багышланган матбугат конференциясендә РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасының Милләтләр эше буенча комитеты рәисе Илдар Гыйльметдинов хәбәр итте.

Депутат дәүләт программасыннан тыш, мәдәният өлкәсендә “Бердәм Россия” партиясенең “Тарихи хәтер” проекты гамәлдә булуын әйтте. Аның нигезендә ике объект реконструкциясе буенча эш алып барылуын белдерде. “Әҗем мәчете – иң матур мәчетләрнең берсе. Анда федераль бюджеттан 40 млн сум акча салынган, ел ахырында тагын 10 млн сум акча кертүгә ирештек. Республика 30 млн сумнан артык акча бүлеп бирде. Алла боерса, киләсе елга без ул мәчетне ачарга җыенабыз. Анда зур эш алып барылды”, - диде Илдар Гыйльметдинов.

Депутат әйтүенчә, Петропавловск соборын төзекләндерү эшләре дә зурдан бара. “Бу собор шактый гына акча кертүне сорый. Анда 70 млн сум акча кертелде инде. Киләсе елда федераль бюджеттан тагын 59 млн сум акча бүлеп бирәчәкбез. Аның нигезе инде ныгытылган, тышкы ремонт эшләренә тотыначакбыз, гөмбәзен эшли башлаячаклар”, - дип хәбәр итте ул.

“Без, гомумән, мәдәни мирас объектларына игътибарлы булырга тиешбез. Ни кызганыч, реестрда булган объектларга да дәүләт тарафыннан җитәрлек финанс ярдәме юк. Ә реестрга кертелмәгәннәре күпме? Шуңа күрә бизнесны активрак җәлеп итәргә кирәк. Бизнеска аренда, сатып алу хокукын, приватизация очрагында кертелгән акчаның бер өлешен кире кайтара алу хокукын бирергә кирәк. Шушы закон проектлары буенча эшлибез”, - дип белдерде Илдар Гыйльметдинов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100