Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Киләсе елга Казан халыкара мөселман киносы фестивале апрель аенда уздырыла
Казан халыкара мөселман киносы фестивале гамәлгә куелган көненнән бирле сентябрь башында үткәрелә иде.
(Казан, 26 июль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). XV Казан халыкара мөселман киносы фестивале киләсе елга үзенең традицион датасыннан шактый алдарак – апрель аенда ук үткәреләчәк. Әлеге үзгәреш кинофестивальнең «Россия — Ислам дөньясы» Халыкара икътисадый саммит үткәрелү көннәренә туры килүенә бәйле. Бу хактагы мәгълүматны Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең башкарма директоры Миләүшә Айтуганова раслады.
- Казан халыкара мөселман киносы фестивале гамәлгә куелган көненнән бирле 5 – 11 сентябрьдә үткәрелә иде. Быел ул 4 сентябрьдә ачылып, 10 сентябрьдә төгәлләнәчәк.
Бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында Казан халыкара мөселман киносы фестивален оештыручылар белән матбугат конференциясе оештырылды. Матбугат чарасында журналистларның сорауларына кинофорумның программа директоры Сергей Лаврентьев җавап бирде. Сергей Лаврентьев киләсе кинофорумга әзерләнергә бик аз вакыт биреләчәген билгеләп узды.
- XIV Казан кинофестиваленә дөньяның 56 иленнән 967 гариза кабул ителгән. Шул исәптән, Татарстанда төшерелгән 30 кинокартина да кабул ителгән. Конкурс программасында дүрт төп номинация бар – тулы һәм кыска метражлы нәфис һәм документаль фильмнар. Шулай ук яшь кинематографистларның “Россия молодая” конкурсы һәм республикада төшерелгән фильмнардан Милли конкурс гамәлгә куелган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз