news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Киләсе елга хаҗ кылу өчен юллама бәяләре билгеле булды

Иң арзан юллама бәясе 149 мең сумнан башлана, иң кыйммәте - 385 мең сум, диде Ранис хәзрәт Вахитов.

(Казан, 15 октябрь, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Киләсе 2019 елда хаҗ кылу өчен юллама хаклары билгеле. Бу турыда бүген “Татар-информ”да узган матбугат очрашуында “ДУМ РТ ХАҖ” программасы җитәкчесе Ранис хәзрәт Вахитов хәбәр итте.

"Бүгенге көндә хаҗ юлламалары өчен бәяләр куелган. Ләкин долларга бәйле рәвештә бәяләр “уйнап” тора. Согуд Гарәбстанында ниндидер чуалышлар булса да, бәяләр артырга мөмкин. Бүген иң арзан “Эконом” программасы 149 меңнән башлана. Бу программа белән Согуд Гарәбстанына Мәскәүдән китеп була. Иң кыйммәтле “Комфорт” программасы 385 мең сум. Бүген булачак хаҗи, шушы бәя белән килешү төзеп, акчасын түләп куя икән, юллама бәяләре арткан очракта да, бу аңа кагылмый”, - диде программа җитәкчесе.

Ранис хәзрәт сүзләренчә, 2018 елда экономияле программага тукталучылар күбрәк булган.

  • 2018 елда хаҗилар өчен “Катнаш эконом”, “Эконом-авиа”, “Стандарт”, “Комфорт” программалары тәкъдим ителгән.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100