Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Киләсе елга бурычлар да билгеләнде
Киләсе елга бурычлар да билгеләнде
(Уфа, 29 декабрь, «Татар-информ», Фәнис Фәтхуллин). Башкортстан Татар иҗтимагый үзәге идарәсе 28 декабрьдә үзенең чираттагы утырышын үткәрде. Бу елга йомгаклар ясау һәм киләсе елга бурычлар билгеләү максатында оештырылган сөйләшүдә байтак көнүзәк мәсьәләләр күтәрелде.
БР Татар иҗтимагый үзәге рәисе Айрат Гыйниятуллин үзенең төп чыгышында 2004 елда башкарылган эшләр турында хисап тотты. Аның сүзләренчә, ел башында билгеләнгән эшләрнең күпчелеге тормышка ашырылган. Республикада яшәүче татарларның милли-мәдәни ихтыяҗларын канәгатьләндерү тәңгәлендә Татар иҗтимагый үзәгенең районнардагы һәм шәһәрләрдәге бүлекләре шактый гына игелекле эшләр башкарган. Аеруча Салават шәһәре Татар иҗтимагый үзәге эшчәнлеге башкаларга үрнәк итеп куярлык. Танылган милләттәшебез, БР Татар конгрессы Башкарма комитетының комиссия рәисе Әсгать Корманаев җитәкләгән оешма быел татар мәктәпләренә меңнәрчә китаплар һәм уку әсбаплары кайтарткан, татар сәнгатькәрләренә зур күләмдә акчалата ярдәм күрсәткән һәм төрле мәдәни чаралар оештырган.
Чакмагыш, Кушнаренко, Дүртөйле һәм Туймазы районнары татар иҗтимагый үзәкләре дә быел үз эшләрен җанландырып җибәргән. Аларның актив әгъзалары районда милли бәйрәмнәребезне, борынгы йолаларыбызны саклау һәм яңарту юнәлешендә төрле мәдәни чаралар оештырган, татар мәктәпләренә матди һәм башка ярдәмне күрсәткән. Милләтебезнең атаклы уллары һәм кызлары истәлегенә төрле кичәләр оештыру да сизелерлек арткан агымдагы елда.
БР Татар иҗтимагый үзәге утырышында быел зур эшләр башкарган милли хәрәкәт вәкилләренә рәхмәт сүзләре әйтелде һәм истәлекле бүләкләр дә тапшырылды. Йомгаклау җыенында киләсе елга бурычлар турындагы сөйләшү дә җанлы барды быелгы. 2005 елга уй-ниятләр хакында җентекле фикер алышу Яңа ел бәйрәмнәре үткәч, гыйнвар уртасында үтәчәк дип килешенде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз