news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Киләсе елга балалар өчен «Алтын каләм» лагере оештырулары ихтимал

Быел «Алтын каләм» фестивале егерме алтынчы тапкыр уза.

Киләсе елга балалар өчен «Алтын каләм» лагере оештырулары ихтимал
Рамил Гали

(Казан, 22 июль, «Татар-информ», Гөлия Хәсбиуллина). «Алтын каләм» фестиваленә багышланган матбугат конференциясендә киләсе елга «Алтын каләм» лагере оештыру планнары турында билгеле булды.

«Алтын каләм» — «Золотое перо» балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр матбугатының Республика фестивале быел егерме алтынчы тапкыр 23 июльдән 27 июльгә кадәр «Идел» яшьләр үзәге базасында була. 

«Алтын каләм» фестиваленә багышланган матбугат конференциясендә «Шәһри Казан» журналисты Рәсимә Галиева «26 ел дәвамында фестиваль үткәрелә, аны зурайтып профильле лагерь үткәрү идеясе юкмы?» — дип сорады.

«Әйдәгез, уйлыйк. Лагерь оештыру — күпкырлы проект. Анда әйдаманнар, уку-укыту программасы, укытучылар әзерлисе бар. Хәзер планлаштырсак, бәлки, киләсе елга булыр. Миңа калса, бу кызык идея», — диде Яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары Тимур Сөләйманов.


news_right_1
news_right_2
news_bot