news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Киләсе елдан яшьләр сәясәте өлкәсендә эшләүчеләрнең хезмәт хакы артачак

2018 нче елга аларның хезмәт хакын ТР буенча уртача хезмәт хакы дәрәҗәсенә җиткерү бурычы күздә тотыла

(Казан, 26 декабрь, “Татар-информ”, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Республикасында яшьләр сәясәте өлкәсендә эшләүчеләрнең хезмәт хакын педагогларныкы дәрәҗәсенә җиткерү бурычы тора. Бу хакта бүген журналистларга агымдагы ел йомгакларына багышланган матбугат очрашуында ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов хәбәр ите.

Аның әйтүенчә, бүгенге көндә яшьләр эшләре белән шөгыльләнүче белгечләрнең хезмәт хакы уртача 11 мең сум тирәсе. 2015 нче елдан ул 17 мең сум тәшкил итәчәк. “2018 нче елга яшьләр сәясәте өлкәсендә эшләүче хезмәткәрләрнең эш хакын Татарстан Республикасы буенча уртача хезмәт хакы дәрәҗәсенә җиткерү бурычы күздә тотыла”, - диде Владимир Леонов.

 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100