news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Киләсе елдан Татарстанда Смарт-ФАПлар хезмәт күрсәтәчәк

Махсус җиһаз ярдәмендә фельдшерлар пациентларга кирәкле тикшеренүләрне уздыра алачак

(Казан, 25 декабрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда киләсе елдан Смарт-ФАПлар эшли башлаячак. Фельдшер-акушерлык пунктларын яңадан җиһазлаячаклар. Бу хакта кичә журналистларга 2014 нче елда медицина өлкәсендәге эш нәтиҗәләренә багышланган матбугат конференциясендә ТР сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин хәбәр итте.

“Авыл җирлегендә медицинаны нәтиҗәлерәк итү өчен, без ФАПларны Смарт-ФАПларга әверелдерергә уйлыйбыз”, - дип белдерде министр. Аның сүзләреннән аңлашылганча, махсус җиһаз ярдәмендә фельдшерлар пациентларга кирәкле тикшеренүләрне уздыра алачак. Шул рәвешле, табиб Үзәк район хастаханәсенә юлланган әлеге тикшеренүләр белән таныша алачак.

“ФАП мини-диагностика буларак эшли башлаячак”, - дип билгеләп узды Гадел Вафин. Аның әйтүенчә, проектны гамәлгә ашыруга 20 млн сум тирәсе акча бүлеп биреләчәк.

Министр сүзләренә караганда, республикада барлыгы 1790 ФАП бар, 231 яңа фельдшерлык-акушерлык пунктлары булдырылган. Беренче чиратта, аларны Смарт-ФАПка әйләндерү ниятләнә.

Гадел Вафин әйтүенчә, проект инде Биектау районы ФАПларының берсендә сыналып каралган.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot