Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Киләсе елдан салым милекнең кадастр кыйммәтеннән чыгып билгеләнәчәк
ТР Дәүләт Советында салымга кагылган закон проектлары кабул ителде
(Казан, 31 октябрь, “Татар-информ”). Кичә V чакырылыш ТР Дәүләт Советының III утырышында салымга кагылышлы законнарга үзгәрешләр кертү буенча закон проектлары каралды.
“Оешмалар милкенә салым турында”гы Татарстан Республикасы Законының 5нче маддәсенә үзгәрешләр кертү турында” закон проекты икенче һәм өченче укылышларда кабул ителде. Ул мәйданы 3 мең квадрат метрдан арткан сәүдә үзәкләре (комплекслары) милекләренә һәм алардагы бүлмәләргә салына торган салымның кадастр бәясеннән чыгып исәпләүгә күчүгә кагыла, алар урнашкан торак пункта 145 меңнән артык кеше яшәве дә шарт булып тора.
2015 елдан эре сәүдә үзәкләре генә кадастр кыйммәтенә бәйле рәвештә салым түләүгә күчәчәк. Шул рәвешле, урта һәм кече сәүдә объектларыннан алына торган салым үсешен йомшарту күздә тотыла.
Күчемсез милекнең кадастр бәясеннән салым исәпләү өчен салым ставкасы 2015 елда 1,2 процентны, 2016 да 1,5 процентны, 2017 елда 1,8 процентны, ә 2018 елда һәм аннан соңгы елларда 2 процентны тәшкил итәчәк.
“Салым салу объектының кадастр кыйммәтеннән чыгып физик затларның милке салымы буенча салым базасын санауның Татарстан Республикасы территориясендә бердәм датасын булдыру” закон проекты бер үк вакытта өч укылышта да кабул ителде. Аның нигезендә, физик затларның милкенә салым 2015 елның 1 гыйнварыннан санала, ягъни яңа схема буенча татарстанлылар салымны 2016 елда түли башлый. Шул ук вакытта, бу салымны түләүчеләр өчен барлык ташламалар да саклана.
“Татарстан Республикасы Алабуга районы территориясендә төзелгән сәнәгать-җитештерү тибындагы махсус икътисадый зона оешмалары-резидентлары өчен табышка салым буенча салым ставкасын билгеләү турында”гы Татарстан Республикасы Законына үзгәреш кертү турында” закон проекты да кичә өч укылышта да кабул ителде. Аның нигезендә, “Иннополис” техник-гамәлгә кертү тибындагы махсус икътисадый зонасы резидентлары өчен табышка салым ставкасы киметеләчәк.
Шулай ук, Югары Ослан һәм Лаеш муниципаль районнары территорияләрендә урнашкан “Иннополис” техник-гамәлгә кертү тибындагы махсус икътисадый зонасы резидентлары транспорт салымыннан да азат ителә. Бу “Транспорт салымы турында"гы ТР Законының 6 нчы маддәсенә үзгәреш кертү хакында" закон проектында каралды, дип хәбәр итә ТР Дәүләт Советы Аппаратының җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән үзара эшчәнлек бүлеге .
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз