news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Киләсе елдан Россиядә социаль тәэминатның бердәм дәүләт мәгълүмати системасы кертеләчәк

Моңа бәйле рәвештә Татарстан Республикасы канун проекты беренче укылышта кабул ителде.

(Казан, 29 ноябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). 2018 елның 1 гыйнварыннан Россия Федерациясендә социаль тәэминатның бердәм дәүләт мәгълүмати системасы эшли башларга тиеш. Ул “Адреслылык принцибын саклау һәм мохтаҗлык критерийларын куллану бурычларыннан чыгып, социаль яклау араларын бирүне исәпкә алу һәм камилләштерү өлешендә Россия Федерациясенең аерым канун актларына үзгәрешләр кертү турында”гы Федераль закон нигезендә гамәлгә кертелә. Бу хакта бүген бишенче чакырылыш Дәүләт Советының 33 нче утырышында Татарстанның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова сөйләде.

Аның сүзләренә караганда, әлеге системаның максаты – социаль ярдәм, түләү чаралары, социаль хезмәтләр турында барлык белешмә-мәгълүматларны бер урында туплау.

“Сәламәтлек саклау органнары, социаль иминият, Пенсия фонды һәм башка социаль хезмәт күрсәтү идарә тармакларының бер мәгълүмати киңлектә тупланган булуы кирәк. Бу социаль чаралар буенча гомуми белешмәләр базасы дигән сүз. Россия масштабларында бу базаны гамәлгә ашыру өчен, әлбәттә, төбәк сегменты да кертелергә тиеш. Норматив-хокукый актларны кертү өчен, Татарстан Республикасының аерым канун актларына үзгәрешләр кертү турында шушы закон проектын кертәбез”, - дип белдерде Эльмира Зарипова. Министр канун проектын беренче укылышта кабул итүне сорады.

Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова комитет утырышында бу сорау каралганын һәм хупланганын билгеләп узды. Икенче укылышка әзерләү өчен, 8 декабрьгә кадәр төзәтмәләр кертеп булуын әйтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100