news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Киләсе елдан балаларны машинада йөртү кагыйдәләре үзгәрә

Россиядә Юл хәрәкәте кагыйдәләрендә 12 яшькә кадәрге балаларны автомобильдә йөртү кагыйдәләре өлешенә кертелгән төзәтмәләр яңа елдан үз көченә керә.

(Казан, 10 ноябрь, «Татар-информ»). 2017 елның 1 гыйнварыннан Россиядә Юл хәрәкәте кагыйдәләрендә 12 яшькә кадәрге балаларны автомобильдә йөртү кагыйдәләре өлешенә кертелгән төзәтмәләр үз көченә керә.

Беренчедән, яңа елдан җиде яшьтән зуррак балаларны машинаның арткы утыргычына махсус тоткыч җайланмадан башка утыртырга ярый. Әмма алгы утыргычка 12 яшькәчә балалар махсус утыргыч ярдәмендә генә утыртыла: бу – шулай иде һәм шулай калачак.

Икенчедән, балалар автокәнәфиенең конструкциясе баланың буена һәм авырлыгына туры килергә тиеш. РФ Эчке эшләр министрлыгында билгеләп үтелгәнчә, бу таләп яшь пассажирны юл-транспорт һәлакәте булганда ныграк саклау өчен мөһим.

Өченчедән, 2017 елның 1 гыйнварыннан җиде яшькәчә балаларны автомобиль салонында үзләрен генә калдыру катгый тыела. Әти-әниләре берничә минутка киткәндә дә баланы үзләре белән алырга тиеш.

Моннан тыш, штраф санкцияләре дә үзгәрә. Балаларны махсус тоту җайланмасыннан башка машинада йөрткән өчен 3 мең сумга кадәр, җиде яшькә кадәрге баланы транспорт салонында үзен генә калдырган өчен 500 сум штраф түләргә туры киләчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100