news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Киләсе елдан балаларны бушлай сөт ризыклары белән тәэмин итү тәртибе үзгәрә

Бушлай сөт ризыклары аз тәэмин ителгән гаиләләрдә үсә торган һәм нинди дә булса хроник авырулы 3 яшькә кадәрге балаларга табиб рецепты белән биреләчәк

(Казан, 19 ноябрь, “Татар-информ”, Римма Гатина). Бњген ТР Дђњлђт Советыныћ Социаль сђясђт комитеты чираттагы утырышын уздырды. Кљн тђртибенђ чыгарылган мђсьђлђлђр арасында “Татарстан Республикасында халыкка адреслы социаль ярдђм књрсђтњ турында” Татарстан Республикасы Законыныћ 8 статьясына џђм “Татарстан Республикасында муниципаль берђмлеклђрнећ ќирле њзидарђ органнарына сђламђтлек саклау љлкђсендђ Татарстан Республикасыныћ аерым дђњлђт вђкалђтлђрен бирњ турында” Татарстан Республикасы Законына њзгђрешлђр кертњ хакында”, “2010 елга Татарстан Республикасы бюджеты турында” ТР закон проектларына кагылышлылары бар.
Депутатлар шулай ук ТР Дђњлђт Советы Социаль сђясђт комитетыныћ 2009 елныћ 15 маенда чыккан “Россия Федерациясе џђм Татарстан Республикасы законнарын, Татарстан Республикасы Президентыныћ 2007 елныћ 7 нче июнендђ чыккан “1941-1945 еллардагы Бљек Ватан сугышында Ќићњнећ 65 еллыгын бђйрђм итњ џђм Бљек Ватан сугышында катнашучыларныћ џђм инвалидларыныћ, шулай ук аларга тићлђштерелгђн затлар тормышыныћ социаль-икътисади шартларын яхшырту љлешендђ тиешле чаралар планы турында” Указын тормышка ашыру турында” карарын гамђлгђ кертњнећ барышы белђн дђ танышты.
Аерым алганда, “Татарстан Республикасында халыкка адреслы социаль ярдђм књрсђтњ турында” Татарстан Республикасы Законыныћ 8 статьясына џђм “Татарстан Республикасында муниципаль берђмлеклђрнећ ќирле њзидарђ органнарына сђламђтлек саклау љлкђсендђ Татарстан Республикасыныћ аерым дђњлђт вђкалђтлђрен бирњ турында” Татарстан Республикасы Законына њзгђрешлђр кертњ хакында” ТР законы проекты белән депутатларны ТР Сәламәтлек саклау министры урынбасары Әнәс Гыйльманов таныштырды. Әлеге закон проекты ТР Министлар Кабинеты тарафыннан кертелеп, беренчедән, аз тәэмин ителгән гаиләләрдә үсә торган һәм нинди дә булса хроник авырулы 3 яшькә кадәрге балаларны бушлай сөт ризыклары белән тәэмин итүне күз алдында тотса, икенчедән, бу вәкаләтләрне муниципаль берәмлекләр дәрәҗәсеннән кире республика дәрәҗәсенә кайтаруны планлаштыра. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: сөт ризыклары, элекке еллардагы кебек, табиб рецепты буенча биреләчәк.
Закон проектының аңлатма язуыннан күренгәнчә, хәзерге вакыттагы икътисади вәзгыятьтә 3 яшькә кадәрге барлык балаларны да бушлай сөт ризыклары белән тәэмин итәргә мөмкинлек юк. Шунлыктан алда искә алып үткән ике категория өчен генә республика бюджетыннан акча бүлеп бирелә. ТР Президентының социаль мәсьәләләр буенча дәүләт киңәшчесе Татьяна Ларионова хәбәр иткәнчә, 3 яшькә кадәрге барлык балаларның 40 проценты мондый тәэмин ителештән читтә кала. Комитет рәисе Светлана Захарова билгеләп үткәнчә, 2010 ел бюджетында, бушлай сөт ризыклары белән тәэмин итү өчен, агымдагы елга караганда, 130 млн. сумга артыграк акча каралган. Алдагы елларда бу максатларга 292 млн. 506 мең сум акча кирәк булачак.
Әнәс Гыйльманов аңлатып үткәнчә, аз тәэмин ителгән гаиләләрне ачыклау эше катлаулы булмаячак. Чөнки ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы мондый гаиләләрне гел барлап тора һәм алардагы мәгълүмат базасы республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгына бирелеп, үз чиратында табибларга таратылачак. Шулай итеп, әлеге закон проекты адреслы ярдәм күрсәтүне күз алдында тота.
Закон проектын эшләүчеләр фикеренчә, социаль ярдәм күрсәтү кысаларында табиб рецептлары буенча 3 яшькә кадәр бушлай сөт ризыклары белән тәэмин итү республика балаларының сәламәтлеген һәм тормыш дәрәҗәсен яхшыртуга юнәлтелгән.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100