Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Киләсе елдан авылда 3 процентлы ставка белән ипотека бирергә җыеналар
Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгында ипотеканың шартлары, торак урыннарның метражлары турында проект эшләнә.
(Казан, 29 сентябрь, "Татар-информ"). Яшь белгечләр ярдәмендә авыл территорияләрен комплекслы үстерү буенча дәүләт программасы кысаларында 2020 елдан авыл җирендә 3 процентка кадәр ставка белән ипотека кредиты алырга мөмкин. Бу хакта Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры урынбасары Иван Лебедевка сылтама белән ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.
«Авылда яшь гаиләләргә һәм белгечләргә ярдәм итү өчен 3 процентка кадәр ставка белән ташламалы ипотека бирү - бу яңа революцион чишелеш, төбәкләр финанслашуын исәпкә алып, аны 0,1 процентка кадәр төшерү мөмкинлеге дә булачак», - диде Лебедев.
Аның әйтүенчә, Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгында хәзер мондый ипотеканың шартлары, торак урыннарның метражлары эшләнә.
Моннан тыш, 2020-2025 елларга исәпләнгән авыл территорияләрен комплекслы үстерүнең дәүләт программасында социаль яллау торагын төзүгә яңа алымның күздә тотылуы турында да әйтте Лебедев.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы авыл территорияләрен комплекслы үстерү буенча дәүләт программасының Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан май аенда раслануын искәртә. 2020-2025 елларга аны финанслауның гомуми күләме 2,3 трлн сум тәшкил итә, шуның 1 трлн сумы федераль бюджеттан бирелергә тиеш.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз