news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Киләсе елда ял һәм бәйрәм көннәрен күчерү тәртибе билгеле булды

2019 елда эш көне булмаган бәйрәм көннәренә туры килә торган 5 һәм 6 гыйнвардагы ял көннәрен 2 һәм 3 майга күчерү планлаштырыла.

(Казан, 20 сентябрь, «Татар-информ»). Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы 2019 елда ял һәм бәйрәм көннәрен күчерүне раслады. Бу хактагы мәгълүмат Россия ведомствосы сайтында урнаштырылган.

Эш көне булмаган бәйрәм көннәренә туры килә торган 5 һәм 6 гыйнвардагы ял көннәрен (шимбә һәм якшәмбе) 2 һәм 3 майга (пәнҗешәмбе һәм җомга) күчерү күздә тотыла. Моннан тыш, 23 февральдәге ял көне (шимбә) 10 майга (җомга) күчереләчәк.

Нәтиҗәдә, киләсе елда түбәндәге көннәр ял һәм бәйрәм көннәре булачак: 2018 елның 30 декабре – 2019 елның 8 гыйнвары, 23-24 февраль, 8-10 март, 1-5 һәм 9-12 май, 12 июнь һәм 4 ноябрь. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100