news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Киләсе елда Венгриядә татар фильмнары күрсәтеләчәк

Будапештта Татарстан киносы көннәре уздырырга ниятлибез, диде Венгриянең Казандагы Генераль консулы.

Киләсе елда Венгриядә татар фильмнары күрсәтеләчәк
Салават Камалетдинов/архив

(Казан, 13 декабрь, "Татар-информ", Алсу Исмәгыйлева). 2019 елның икенче яртысында Венгриядә Татарстан киносы атналыгы узачак. Бу хәбәрне бүген Татарстанда Венгрия киносы көннәре ачылу уңаеннан уздырылган очрашуда "Татар-информ"га Венгриянең Казандагы Генераль консулы Адам Штифтер җиткерде.

"Без Венгриядә Татарстан фильмнарын күрсәтүне оештырырга планлаштырабыз, бу юнәлештә эш инде башланды", - диде Генераль консул. Проект "Татаркино" белән берлектә оештырылачак.

Адам Штифтер Будапешт шәһәрендә татар диаспорасының зур булуын билгеләп узды. "Алар Венгриядә бик актив рәвештә татар мәдәниятен таныта. Мәсәлән, Сабан туе Венгриядә югары дәрәҗәдә уза. Алар Венгриядә Татарстан киносы көннәрен уздыру идеясен тормышка ашыруда ярдәм итә алыр иде", - диде ул. 

Будапештта Татарстан кинематографистлары төшергән "Мулла", "Байгал", "Хәлимә" фильмнарын күрсәтү планлаштырыла. "Татарстан киносы көннәре Венгриядәге махсус, фестивальләр уздыра торган кинотеатрда үткәреләчәк дип өметләнәм", - диде Адам Штифтер. 

news_right_1
news_right_2
news_bot