news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Киләсе елда ТР Мәҗбүри медицина иминияте территориаль фонды бюджеты керемнәре 37,7 млрд. сум күләмендә булыр дип көтелә

2015 елга федераль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджетыннан субвенцияләр күләме 30 млрд. 683,1 млн. сум күләмендә фаразлана

(Казан, 30 октябрь, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). 2015 елга Татарстан Республикасы Мәҗбүри медицина иминияте территориаль фонды бюджеты керемнәре 37 млрд. 703,9 млн. сум күләмендә формалаштырылган, 2016 һәм 2017 еллар план чорына керемнәр 39 млрд. 750,9 млн. сум һәм 44 млрд.  137,2 млн. сум тәшкил итәр дип фаразлана. Бу хакта бүген бишенче чакырылыш Дәүләт Советының өченче утырышында Татарстан Республикасы мәҗбүри медицина иминияте территориаль фонды директоры Алсу Мифтахова хәбәр итте.

"2015 елга, 2016 һәм 2017 еллар план чорына Татарстан Республикасы Мәҗбүри медицина иминияте территориаль фонды бюджеты турында"гы 2-5 номерлы ТР Законы проекты беренче укылышта кабул ителде.

Алсу Мифтахова әйтүенчә, бюджет керемнәре өлешенең төп чыганаклары булып Федераль мәҗбүри медицина иминияте фонды субвенцияләре һәм Татарстан Республикасы бюджетыннан бюджетара трансфертлар тора.

2015 елга федераль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджетыннан субвенцияләр күләме 30 млрд. 683,1 млн. сум күләмендә фаразлана, 2016 һәм 2017 еллар план чорына субвенцияләр 32 млрд. 415,9 млн. сум һәм 35 млрд. 748,4 млн. сум тәшкил итәчәк.

Фонд бюджетында исәпкә алынган Татарстан Республикасы бюджетыннан бюджетара трансфертлар суммасы 2015 елга – 6 млрд. 650, 7 млн сум, 2016 елга – 6 млрд. 948,3 млн. сум һәм 2017 елга 7 млрд. 985,5 млн сум тәшкил итәчәк, шул исәптән түбәндәгеләргә каралган: медицина хезмәтләре күрсәтүне бер каналлы финанслауны гамәлгә ашыруга: 2015 елга – 6 млрд. 554,4 млн. сум һәм 2016 һәм 2017 елларга – 6 млрд. 847, 7 млн. сум һәм 7 млрд. 880,5 млн. сум; максатчан программаларны гамәлгә ашыруга: 2015 елга – 96,3 млн. сум, 2016 елга – 100,6 млн. сум һәм 2017 елга – 105 млн. сум.

"2015 елга фонд бюджеты чыгымнары 38 млрд. 641,1 млн. сум күләмендә билгеләнә, 2016 һәм 2017 еллар план чорына чыгымнар 39 млрд. 821,9 млн. сум һәм 44 млрд. 137,2 млн. сум тәшкил итәчәк", – дип белдерде Алсу Мифтахова.

Киләсе елга медицина хезмәтләре күрсәтү өчен түләүгә 38 млрд. 447,6 млн. сум, 2016 елда 39 млрд. 625,3 млн. сум. 2017 елда 43 млрд. 938,4 млн. сум акча юнәлдерү планлаштырыла.

 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100