Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Киләсе елда Татарстанга төрле комплектациядәге 37 мең данәгә якын LADA автомобиле кайтарылачак
Бүгенге көндә Татарстанның дилерлык үзәкләрендә LADA автомобильләренең классик модельләренә зур ихтыяҗ саклана
(Казан, 6 декабрь, “Татар-информ”). Бүген ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов “АвтоВАЗ” ААҖ сату һәм маркетинг буенча вице-президенты Артем Федосов белән очрашты. Очрашуда шулай ук “КАН-АвтоВАЗ” генераль директоры Александр Колесов та катнашты, дип хәбәр итә ведомствоның матбугат хезмәте.
Очрашуның төп сәбәбе Татарстанда иске автомобильләрне утильләштерү һәм яңаны сатып алуны стимуллаштыру буенча программаны гамәлгә ашыру белән бәйле иде. Әлеге дәүләт программасын реализацияләү республикада “АвтоВАЗ” җәмгыяте продукциясенә зур сорау тудырды. Дилерлык үзәкләрендә барлыкка килгән озын чиратларны бетерү максатыннан, ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы “АвтоВАЗ” җитәкчелегенә Татарстандагы дилерлык үзәкләренә яңа автомобильләр кайтару күләмен арттыру тәкъдиме белән берничә тапкыр мөрәҗәгать иткән иде.
ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның агымдагы елның 26 апрелендә “АвтоВАЗ” җитәкчелеге белән очрашуы вакытында мәсьәләне чишү өчен, предприятиене өстәмә рәвештә117 мең данә шин белән тәэмин итү хакында килешүгә ирешелгән иде. Әмма аңа карап республиканы LADA автомобильләре белән тәэмин итү күләме артмады. Бүгенге көндә Татарстанның дилерлык үзәкләрендә LADA автомобильләренең классик модельләренә зур ихтыяҗ саклана.
Министрлыкта узган бүгенге очрашуда вице-президент Артем Федосов “АвтоВАЗ”ның квоталарны бүлү структурасын үзгәртүен, бу хакта үз вакытында дилерларга мәгълүмат җиткерелүен хәбәр итте. Аның сүзләренә караганда, ноябрь аенда сату күләме буенча LADA-Приора беренчелеккә чыккан. Икенче урында – LADA-Калина, ә классик модельләр бары өченче урында гына. Артем Федосов киләсе елда Татарстанга төрле комплектациядәге 37 мең данәгә якын автомобиль кайтарылачагын хәбәр итте.
ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов искәртүенчә, бәя-сыйфат балансына ирешү, продукциянең үзкыйммәтен киметү бүген катлаулы мәсьәләләр санала. Ләкин бүгенге шатларда кулланучылар тарафыннан сорауны киметү сәүдә өлкәсендә тагын да катлаулырак мәсьәлә санала. Министр бу мәсьәләдә үзара аңлашып, ачык эшләргә тәкъдим итте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз