news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Киләсе елда Татарстанга Берләшкән Гарәп Әмирлекләреннән 500-800 турист килүе көтелә

Туристлар саны артуына республикадагы хәләл индустрия йогынты ясый.

(Казан, 27 сентябрь, "Татар-информ", Екатерина Фадеева). Татарстанда гамәлдә булган "хәләл туризм" мөселман илләреннән булган туристларда кысыксыну уята. Ислам дине вәкилләренә хәләл стандартлары булу мөһим, дип сөйләде Татарстанның туризм буенча Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов. Бүгенге көндә Казанда хәләл сертификат алган ике кунакханә бар. Аларда туклану һәм хезмәт күрсәтү процедурасы исламда кабул ителгән стандартларга туры килә. Моннан тыш, Татарстан башкаласында хәләл кухнялы туклану объектлары эшли.

"Мөселман илләре туристларының өстәмә таләпләре юк. "Хәләл автобус" яки “хәләл музей" булдыру кирәкми, дип белдерә Сергей Иванов. Мөселман туристлары өчен кунакханәдә урнашу һәм туклануның хәләл булуы төп шарт булып тора. Бу – алар беренче чиратта игътибар итә торган әйберләр.

Быел Казанда Берләшкән Гарәп Әмирлекләреннән 80 турист булган. Алар 7-10 көнгә килгән. Киләсе елда Татарстан башкаласы әлеге илдән туристларның саны артуын көтә һәм 500-800 кеше булыр, дип фаразлый.

Сергей Иванов билгеләп үткәнчә, мөселман илләреннән килгән туристлар Татарстанда үзләренә чиктән тыш игътибар булмавын, Казанда православие һәм ислам дине вәкилләре тату яшәгәнен күрә. Шул рәвешле, мөселман илләреннән булган туристлар үзләренә карата дустанә мөнәсәбәтне сизә.

news_right_1
news_right_2
news_bot