Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Киләсе елда Татарстанда ничә ФАП һәм табиб амбулаториясе төзеләсе билгеле
Илшат Гыймаев ФАПлар төзү програмасы әһәмиятен билгеләп үтте.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

(Казан, 14 декабрь, Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Киләсе елга Татарстанда 45 фельдшер-акушерлык пункты, 9 табиб амбулаториясе төзү ниятләнә. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесенә интервьюда Татарстанның төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илшат Гыймаев әйтте.
Аның сүзләренчә, 2019 елда, шулай ук, 9 сәламәтлек саклау объектында капиталь төзекләндерү һәм җиһазлау ниятләнә. "2019 елга сәламәтлек саклау тармагының беренчел звеносында башкарылачак бу эшләргә 340 млн сумнан да кимрәк акча бүленеп бирелмәс дип уйлыйм", - ди министр урынбасары.
"ФАПлар кечкенә авылларда да төзелгәч, үзенә күрә бер культура формалаша дияр идем. Анда әби-бабайлар да, яшь гаиләләр дә сәламәтләрен тернәкләндереп кенә калмый, үзара җанлы аралашу да оеша", - дип белдерде Илшат Гыймаев.
"Мин моны иң мәгънәле программа дияр идем. Кеше үзе главаларга мөрәҗәгать итә. Күпсанлы мөрәҗәгатьләрдән кайда, күпме ФАП кирәклеге буенча программа төзелә. Бу турыда министрлыкка җибәрелә, ә министрлык Министрлар Кабинетына әйтә. Бу кеше үзе формалаштыра торган программа дияр идем", - дип фикерен әйтте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз