news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Киләсе елда Татарстанда мәктәпләр төзелешенә федераль казнадан 25 млрд сум акча бирелә

Быел республикада федераль үзәк ярдәме белән өч мәктәп сафка бастырылды.

Киләсе елда Татарстанда мәктәпләр төзелешенә федераль казнадан 25 млрд сум акча бирелә
Салават Камалетдинов

(Казан, 29 декабрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). 2018 елда Татарстанда мәктәпләр төзелешенә 25 млрд сум акча каралган. Бу хакта бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында көзге сессиядә Россия Дәүләт Думасының закон чыгару эшчәнлеге нәтиҗәләренә багышланган матбугат конференциясендә РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасының Милләтләр эше буенча комитеты рәисе Илдар Гыйльметдинов хәбәр итте.

“Киләсе елда мәктәпләр төзелеше буенча программа дәвам иттерелә. Быел, федераль үзәк ярдәмен дә кушып, республиканың Казан, Яр Чаллы шәһәрләрендә, Арча районында өч зур мәктәп сафка бастырылды”, - диде Илдар Гыйльметдинов.

Депутат фикеренчә, 25 млрд сум ул аз, ел дәвамында тагын өстәмә акча бүленергә тиеш. Илдар Гыйльметдинов республикада яңа мәктәпләргә ихтыяҗ әле зур булуын билгеләп узды, чөнки 100 дән артык мәктәптә укыту ике сменада алып барыла. Казанда гына да мондый 60 тан артык мәктәп бар, дип Илдар Гыйльметдинов бу хәлдән котылырга кирәклекне әйтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100