news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Киләсе елда Татарстанда мәгариф тармагына каралган чыгымнар күләме билгеле

Татарстанда кече сыйныфларны кайнар ризык белән тукландыруга 2022 елда 1,4 млрд сум акча бүлеп биреләчәк.

(Казан, 14 октябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Киләсе елда Татарстанда мәгариф тармагына каралган чыгымнар күләме билгеле. Бу хакта ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында республика финанс министры урынбасары Оксана Кисапова әйтте.

2022 елда мәгариф тармагына чыгымнар берләштерелгән бюджетта 109,8 млрд сум, республика казнасыннан 68,7 млрд сум күләмендә планлаштырыла. Федераль бюджеттан кушып финансланган чыгымнардан башлангыч сыйныфларны кайнар тукландыруга 1 млрд 441 млн сум акча каралган.

Балалар һәм яшьләрнең ялын оештыруга 1,7 млрд сум акча бүлеп бирү ниятләнә. Сыйныф җитәкчеләре булган укытучыларга былтыр өстәмә акча бирелә башлады, киләсе елда бу акчалата түләүләр өчен 1,8 млрд сум салынган.

Республика программаларына килгәндә, талантлар белән стратегик идарәгә 100 млн сум акча каралган. «Татарстанның дәүләт телләре һәм республиканың башка телләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү программасына 80,1 млн сум акча юнәлдерелә. «Татар халкының милли үзенчәлеген саклау» программасына 22,3 млн сум акча күздә тотыла.

Илкүләм дәүләт сәясәтенә — 29,6 млн сум, террорчылык һәм экстремизмны профилактикалауга 1 млн сум акча каралган.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100