news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Киләсе елда Татарстанда егермегә якын сөт җитештерү комплексы булдырылачак

Аларның һәрберсе диярлек мең һәм аннан да күбрәк баш терлеккә исәпләнгән.

(Казан, 24 декабрь, “Татар-информ”, Лилия Локманова). 2017 елда республиканың берничә районында меңәр баш сыерга исәпләнгән сөт комплексларын сафка бастыру планлаштырыла. Әлеге районнар исемлегендә Әгерҗе, Азнакай, Апас, Балык Бистәсе, Алексеевский, Баулы, Балтач һ.б. районнар бар.

Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына хәбәр иткәнчә, киләсе елда сафка бастырылачак мондый зур комплексларның гомуми саны 15-20 гә җитә. “Азнакайда 3400 башка исәпләнгән комплекс ачу күздә тотыла. Чирмешәннең “Илхан” компаниясе 1 мең башка, Әгерҗедә 1 мең башка, Апаста шулай ук 1 мең башка, Балык Бистәсендә 500 башка исәпләнгән сөт комплексы төзү бурычы куелды. Моннан тыш, Мамадышта 2400 башка исәпләнгән комплекс ачылачак. Аның өчен Балтыйк буе илләреннән терлекләр дә кайтарылды. Анда бүген төзелеш эшләре бара”, - диде урынбасар.

Санап кителгән районнардан тыш, Әлмәттә берәр мең баш терлеккә исәпләнгән ике комплексны кулланылышка тапшырылачаклар. Түбән Кама районында да яңа сөтчелек комплексы төзү күздә тотыла.

Яңа төзеләчәк комплексларга малларны Татарстан районнарыннан, Киров өлкәсеннән, Балтыйк буе илләреннән һәм Европадан кайтарту ниятләнә.

1 мең башлка исәпләнгән шундый сөтчелек комплексын сафка бастыру өчен 350-360 млн сум акча кирәк, дип билгеләп үтте тармак вәкиле.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100