news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Киләсе елда Татарстанда Белоруссия Республикасы Мәдәнияте көннәре узачак

Узган елда Белоруссиянең ике шәһәрендә Татарстан Мәдәнияте көннәре узды.

Киләсе елда Татарстанда Белоруссия Республикасы Мәдәнияте көннәре узачак
gossov.tatarstan.ru

(Казан, 18 июль, “Татар-информ”). 2020 елның сентябрендә Татарстанда Белоруссия Республикасы Мәдәнияте көннәре уздыру планлаштырыла. Әлеге чара ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында узачак. Бу хакта Санкт-Петербургта Россия һәм Белоруссия төбәкләренең IV форумында Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин әйткән. Бу хакта республика парламентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

“2018 елда Минск һәм Гродно шәһәрләрендә Татарстан Республикасы Мәдәнияте көннәрен уздыру җәмәгатьчелектә зур шау-шу тудырды. Узган елның ноябрендә Татарстанда Белоруссия киносы көннәре узды”, - диелә матбугат хезмәте хәбәрендә.

Фәрит Мөхәммәтшин сүзләренчә, Татарстан һәм Белоруссия арасындагы хезмәттәшлекне ныгытуда 2002 елда мактаулы консул Сергей Маруденко җитәкчелегендә оешкан "Спадчына" – "Наследие" милли автономиясе мөһим роль уйный.

  • Бүген Санкт-Петербургта Россия һәм Белоруссия төбәкләренең VI форумы төгәлләнә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100