news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Киләсе елда Татарстанда бәрәңге, яшелчә, җиләк-җимеш саклагычлар төзеләчәк

«Безнең алда республиканы тулысынча бәрәңге һәм яшелчә белән тәэмин итү бурычы тора», — диде авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров.

(Казан, 12 ноябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Киләсе елда Татарстанда бәрәңге, яшелчә, җиләк саклагычлар төзелеше ниятләнә. Бу хакта ТР Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты утырышында вице-премьер — авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте.

Депутат Таһир Һадиев быел ярминкәләрдә бәрәңге, яшелчәләр күләме кимегәнен һәм аларның кыйммәтле булуын, кайбер районнарда ярминкәләрдә бөтенләй сатылмавын билгеләп үтте.

«Муниципалитетларда бу турыда сөйләшү булды. Планлаштыру булырга тиеш. Бүген без бәрәңге һәм яшелчәләр утырту буенча киләсе елның планын тупладык. Безнең алда республиканы тулысынча бәрәңге һәм яшелчә белән тәэмин итү бурычы тора», — дип җавап бирде министр. Ул Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән фикер алышу булганын да әйтте.

«Документлар әзерлибез. Киләсе елга бәрәңге, яшелчә, җиләк-җимеш саклагычлар төзелешен планлаштырабыз. Предприятиеләр исемлеге бар, кыш эчендә проект эшләре әзерләнәчәк, киләсе елда төзи башлап, өч ел дәвамында һичьюгы 20 мең тонна уңышлык өстәмә урыннар булуын телибез. Безгә саклау урыннары җитми. Президент бу тәкъдимне хуплады», — диде Марат Җәббаров.

Министр бүген Финанс министрлыгы белән эш үткәрелүен әйтте. «Хуҗалыкларга яшелчә саклагыч проекты бәясенең 50 процентын кайтарабыз, саклагыч һәм җиһаз бәяләренең 50 процентын да кайтару ниятләнә. Халыкка ярдәм итү өчен, ел саен якынча 100 млн сум сораячакбыз», — диде.

«Авыл җирлегендә яшелчә, бәрәңге белән тәэмин ителеш проблемасын күрмибез. Халык барыбер үстерә. Эре кооперативлар да оеша. Артык продукция ярмникәләрдә сатыла. Кооперативларның эре сәүдә челтәрләре белән контрактлары бар», — диде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100