news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Киләсе елда “Татарча диктант” акциясендә йөз мең кеше катнашачак

Акция киләсе елда 19 октябрьдә үтәчәк.

Киләсе елда “Татарча диктант” акциясендә йөз мең кеше катнашачак
Александр Эшкинин

(Казан, 1 декабрь, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Киләсе елда “Татарча диктант” акциясендә йөз мең кеше катнашыр дип көтелә. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллин сөйләде.

“Без курыкмыйча киләчәккә максат куябыз, зур хыял белән генә ниндидер нәтиҗәгә ирешеп, эшләр башкарып була. Миңа калса, киләсе елда диктантны йөз мең кеше язса, әйбәт булыр иде”, - диде Тәбрис Яруллин.

  • “Татарча диктант” киләсе елда 19 октябрь көнендә үтәчәк.

“Диктант көнен алдан ук билгеләдек, чөнки ул зур җаваплылык таләп итә. Икенчедән, мөһим эшләрне күчереп, диктант язарга әзер булып торырга кирәк”, - ди Тәбрис Яруллин.

Проектның оештыручылары һәм партнерлары: Татарстан Республикасы яшьләр министрлыгы, КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты һәм “Каюм Насыйри институты” фәнни-белем үзәге. Акциянең максаты — татар телендә хатасыз язарга өйрәнү, әдәби татар телен кулланучылар санын арттыру, татар әдәбияты әсәрләренә киң җәмәгатьчелекнең игътибарын юнәлтү.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100