Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Киләсе елда төрки дөньяның мәдәни башкаласы Төркмәнстанның Мары шәһәре булачак
Бу хакта бүген Казан Ратушасында узган утырышта әйтелде
(Казан, 21 ноябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). 2015 нче елда төрки дөньяның мәдәни башкаласы исемен Төркмәнстанның Мары шәһәре йөртәчәк. Бу хакта бүген Казан Ратушасында ТӨРКСОЙ Даими шурасының XXXII утырышында Төркмәнстанның мәдәният министры Аннагелди Гараджаев хәбәр итте.
ТӨРКСОЙ Генераль секретаре Дүсен Касеинов рәислегендә утырыш ачылышында ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.
Искәртеп узабыз: Казанның 2014 нче елда төрки дөньяның мәдәни башкаласы булуы турындагы карар 2012 нче елның сентябрендә Уфада ТӨРКСОЙ Даими шурасы утырышында кабул ителгән иде. 2012 нче елда бу титулны Казакъстанның Астана шәһәре, 2013 нче елда Төркиянең Искешәһәре йөртте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз