news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Киләсе елда Румыниядә татар көрәше буенча халыкара ярыш уздырырга җыеналар

Быел Румыниядә узган татар көрәше буенча чемпионатта ун илдән алтмыш көрәшче катнашкан.

(Казан, 19 ноябрь, "Татар-информ"). Румыниянең Татар демократик берлеге президенты, Татар көрәше федерациясе җитәкчесе Наим Бельгин 2019 елда Румыниядә татар көрәше буенча халыкара ярыш уздырырга планлаштырылуын әйткән.  Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы сайты хәбәр итә. 

Быел Румыниядә татар көрәше буенча ярышлар узган. Чемпионатта ун илдән алтмыш көрәшче катнашкан. 

Бүген Казанда Бөтендөнья татар конгрессында очрашуда әлеге чарага әзерлек эшләре, хезмәттәшлек турында сөйләштеләр, диелгән әлеге хәбәрдә.

Наим Бельгин бүгенге көндә Румыниядә көн күрүче татарлар тормышы белән таныштырган. Аның сүзләренә караганда, Медгидиа шәһәрендә 23 мең татар яши.

"Румыниядә Сабан туйлары уздырабыз, ифтар мәҗлесләре үткәрәбез, татар телендә газета чыгып килә, китаплар бастырабыз", - дип сөйләгән ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot