news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Киләсе елда Россиядә Ык буе авыллары Сабан туен уздыру ниятләнә

22-23 июльдә үткәрергә ниятләнгән милли бәйрәмдә Ык елгасы буенда урнашкан 16-17 район вәкилләре җыелачак.

(Казан, 25 октябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Киләсе елга Ык буе авыллары Сабан туен уздыру ниятләнә. Аның 15 июльдә узачак Бөтенроссия авыл сабан туеннан соң, якынча 22-23 июль көннәрендә үтүе фаразлана. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе урынбасары Марс Тукаев хәбәр итте.

Сабан туенда Ык елгасы буенда урнашкан 16-17 район вәкилләре җыелачак. Марс Тукаев билгеләп узганча, анда Татарстанның көньяк-көнчыгыш һәм көнчыгыш районнары, шул исәптән, Минзәлә, Мөслим, Азнакай районнары, Башкортстанның Бакалы, Туймазы, Октябрьск, Бәләбәй, Бишбүләк районнары, Оренбург өлкәсенең бер районы катнашачак.

Марс Тукаев Ык буе авыллары Сабан туен Бөтендөнья татар конгрессы һәм Бөтенроссия татар авыллары оешмасы оештыруын әйтә.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot