news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Киләсе елда Россиядә товарлар кыйммәтләнә

Азык-төлек, кием-салым, аяк киеме һәм көнкүреш техникасына да бәя артачак.

(Казан, 19 декабрь, «Татар-информ»). Киләсе елда Россиядә товарлар кыйммәтләнә. Бу турыда Үзәк банкның акча-кредит сәясәте докладында әйтелгән. Бу хакта “РИА Новости” яза.

Бу Өстәмә кыйммәткә салым (НДС) һәм тәмәке эшләнмәләренә, бензин, дизель ягулыгына һәм автомобильләргә акцизлар арту, шулай ук Россия шәрабына һәм шампан шәрабына ташламалы акцизларны бетерүгә бәйле.

Үзәк банк фаразлары буенча ягулыкка һәм тәмәкегә уртача бәя 4,6%ка,ә шәрабка 0,9 процентка, автомобильгә 0,2 процентка артачак.

Бу товарларга бәя арту, үз чиратында, башка категорияләр бәясенә дә йогынты ясаячак. Шулай итеп, транспортлау чыгымнары аркасында азык-төлек, кием-салым, аяк киеме һәм көнкүреш техникасына да бәя артачак. Транспортка түләүдән тыш, бәягә арткан Өстәмә кыйммәткә салымны да өстәячәкләр. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100