news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Киләсе елда Россиядә өс һәм аяк киемнәренә бәяләр артачак

Кыйммәтле товарларның бәясе 10-20 процентка, ә бюджетлы кием-салым 5-10 процентка артырга мөмкин.

(Казан, 25 сентябрь, «Татар-информ»). Экспертлар россиялеләрне 2019 елда өс һәм аяк киемнәре бәяләренең артуы турында кисәттеләр. Бу турыда РБК хәбәр итә.

Кыйммәтле товарларның бәясе 10-20 процентка, ә бюджетлы кием-салым 5-10 процентка артырга мөмкин. Бу рубль курсы йомшару һәм НДС ставкалары 18дән 20 процентка кадәр артуга бәйле.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100