news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Киләсе елда Россиядә эшләүче чит ил хезмәткәрләренең саны 20 процентка кимиячәк

2018 елда Россиядә эшкә ялланган чит ил хезмәткәрләренең саны 140,4 мең кеше тәшкил итәчәк.

(Казан, 8 декабрь, «Татар-информ»). 2018 елда Россиядә эшкә ялланган чит ил хезмәткәрләренең саны 140,4 мең кеше тәшкил итәчәк. Бу, узган ел белән чагыштырганда, 20 процентка кимрәк. Россия Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев имзалаган шул хактагы боерык Россия Министрлар Кабинеты сайтында дөнья күргән.

«Әлеге карар буенча федерация субъектлары тәкъдимнәре нигезендә 2018 елда чит ил хезмәткәрләрен җәлеп итү ихтыяҗы билгеләнгән. Бу – 140 423 кеше, ягъни 2017 елга билгеләнгән ихтыяҗның 79,3 процентын тәшкил итә», - диелә документта.

Өстенлекле һөнәри-квалификация төркемнәре буенча ихтыяҗларны бүлү базарда квалификацияле хезмәткәрләргә сорау артуга тәңгәл килә. 2018 елга билгеләнгән ихтыяҗның 94,8 процентын чит ил хезмәткәрләре тәшкил итә, диелә документка яңлатма язуында. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100