news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Киләсе елда республикада гражданнарның мөрәҗәгатьләре буенча кабул итү эше тикшереләчәк

“Законның тулысынча үтәлүенә ирешергә телибез, шул очракта, хакимияткә ышаныч артачак”, - ди Фәрит Мөхәммәтшин.

(Казан, 28 декабрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). “Без сайлаучыларыбыз белән элемтәне югалтырга, безгә хакимият биргән кешеләрдән читләшергә тиеш түгел”, - дип белдерде бүген Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республиканың массакүләм мәгълүмат чаралары җитәкчеләре белән очрашуда.

Парламент рәисе гражданнарның мөрәҗәгатьләре белән эшләү темасына аерым тукталды. “Татарстанда предприятие, ведомство җитәкчеләренә эләгә алмауга зарланалар, гәрчә гражданнарны кабул итү турында закон республикада беренчеләрдән булып кабул ителсә дә”, - ди Фәрит Мөхәммәтшин. Ул “Республика Татарстан” газетасы укучылары белән туры элемтәдән соң, гражданнар мөрәҗәгатьләре буенча эшләү үтәлешен тикшерү өчен Прокуратурага мөрәҗәгать иткәнен искәртте. Татарстан прокуроры моны хуплаган.

Парламент башлыгы Татарстанда гражданнарны Бердәм кабул итү көне булып сишәмбе билгеләнгәнен искәртте. Әмма, аның сүзләренчә, бу норма бар җирдә дә бу үтәлми. Фәрит Мөхәммәтшин әйтүенчә, киләсе елның беренче кварталында, Дәүләт Советы Татарстан прокуратурасы белән берлектә, шушы мәсьәләне янә күтәрергә ниятли. “Законның тулысынча үтәлүенә ирешергә телибез. Шулай булса, хакимияткә ышаныч артачак. Проблемалардан качып булмый. Бәлки, аларны тулысынча хәл итеп тә булмыйдыр, ләкин килгән кешене тыңларга, киңәш бирергә, кирәк булса, каядыр башка урынга мөрәҗәгать әзерләргә ярдәм итәргә кирәк”, - диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Парламент рәисе гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшнең республика парламенты контролендә дә булырга тиешлеген белдерде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100