news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Киләсе елда республика театраль Сабантуе Минзәләдә була

Республика театрлары Апаста Сабантуйга җыелды

(Казан, 20 июнь, «Татар-информ, Рузилә Мөхәммәтова). Киләсе елга театрлар Сабантуе Минзәләдә булачак.

«Бу Минзәлә театры директоры Илнур Гайниев тәкъдиме. Ул якларда да бер уздырасы килә», — диде республикада театраль Сабантуй өчен җаваплы Тинчурин театры директоры Фәнис Мөсәгыйтов.

«Безнең Сабантуй уздыру өчен бик матур урыннарыбыз бар. Район җитәкчелеге дә тәкъдимне хуплап каршы алды», — диде Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә театры директоры Илнур Гайниев.

Быел театр коллективлары Апас авылы мәйданына җыелды. Биредә бүген театраль Сабантуй үтә.

Театр Сабантуе 2005 елдан бирле Тинчурин театры инициативасы белән оештырыла.

news_right_1
news_right_2
news_bot