news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Киләсе елда КФУ студентлары Мармара университетында практика үтә алачак

Әлеге мөмкинчелек “ERASMUS +” программасы нигезендә чынга ашар дип көтелә.

(Казан, 2 май, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Киләсе елдан башлап укытучылар белән бергә студентлар да Мармара университетында практика үтә алачак. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә галимә, профессор Әлфия Йосыпова сөйләде.

“2020 елга “ERASMUS +” программасына гариза биргәндә укытучылар белән бергә студентлар да алмашы булыр дип көтелә. Әгәр дә ул чынга ашса, безнең студентлар барып, андагы укыту системасын күреп, дәресләрне карап, танышып кайтсалар, күзауллаулары тагын да киңәер иде дип уйлыйм”, - диде ул.

“ERASMUS +” – үзенчәлекле программа дип уйлыйм. Чөнки студентлар, мөгаллимнәр арасында фәнни-методик багланышлар бары тик барып, күреп, сөйләшкән очракта гына нәтиҗәле була. Ул – Европа Берлеге программасы булып санала. 2014-2020 елларда мәгариф, һөнәри белем, яшьләр һәм спорт өлкәсендә хезмәттәшлек итүгә юнәлдерелгән", - диде галимә.

  • Укучыларга Европа югары уку йортында семестр дәвамында уку өчен стипендия бирелә, укытучылар һәм хезмәткәрләргә 2-7 көн дәвамында кыска вакытлы тору өчен түләнә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100