news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Киләсе елда Казанда йөрәк-тамыр авыруларын дәвалау буенча ике үзәк ачылачак

2019 елда йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан үлем күрсәткечен 100 мең кешегә 600 гә кадәр киметү бурычы тора.

(Казан, 30 июль, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Киләсе елда Казанда йөрәк-тамыр авыруларын дәвалау буенча ике үзәк ачылуы ниятләнә. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында брифингта республиканың сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков әйтте.

Бу үзәкләр Казанның 18 нче шәһәр хастаханәсе һәм Сугыш ветераннары өчен госпиталь базасында булдырылачак. “2019 елның беренче яртыеллыгында югары технологияле медицина үзәкләре стационарларына үтә көчле коронар синдром белән 7 меңгә якын кеше китерелгән. 9 меңгә якын кеше баш мие кан әйләнеше бозылу билгеләре белән хастаханәдә яткан”, - диде министр.

“Сәламәтлек саклау” илкүләм проекты кысаларында “Йөрәк-кан тамырлары авыруларына каршы көрәш” төбәк проекты буенча, 2019 елда бу чирләрдән үлем күрсәткечен 100 мең кешегә 600 гә кадәр киметү бурычы тора. 2024 елга бу күрсәткеч 100 мең кешегә 450гә тәңгәл булырга тиеш. Быел 5 ай нәтиҗәләре буенча, 100 мең кешегә 585не тәшкил итә.

Министр өч елга бу проектка каралган акча 666 млн 835 мең сумнан гыйбарәт булуын әйтте. 2019 елда 219 млн 510 мең сум акча каралган.

“Йөрәк-кан тамырлары авыруларына каршы көрәш кысаларында беренчел кан тамырлары үзәкләрен яңадан җиһазлау ниятләнә. Бу безгә рентген эндоваскуляр операция, стентлау һәм башка операцияләр күләмен арттырырга мөмкинлек бирәчәк”, - диде Марат Садыйков.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100