news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Киләсе елда Казанда узачак дөнья чемпионаты ярышларына 7 меңнән артык билет сатылган

"Спорт проектлары башкарма дирекциясе" генераль директоры Азат Кадыйров билетлар сату динамикасын уңай бәяләде

(Казан, 29 октябрь, «Татар-информ», Алсу Сафина). Киләсе 2015 елда Казанда спортның су төрләре буенча дөнья чемпионаты кысаларында узачак ярышларга 7 меңнән артык билет сатылган. Журналистлар белән очрашуда "Спорт проектлары башкарма дирекциясе" автоном коммерцияле булмаган оешма генераль директоры Азат Кадыйров билгеләп узганча, "билетлар сату динамикасы уңай".

Искәртеп узабыз: билетларны онлайн сату 30 сентябрьдә башланды. Әлегә билетларны дүрт дисциплина: йөзү, ачык суда йөзү, хай-дайвинг һәм ватерполо буенча сайлап алу, ярымфинал һәм финал ярышларына сатып алып була. А.Кадыйров сүзләренчә, аеруча йөзү һәм хай-дайвинг карарга теләүчеләр күп.

Декабрь аенда билетлар рәсми бланкларда сатыла башлый.  

news_right_1
news_right_2
news_bot