news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Киләсе елда Казанда киберспорт буенча дөнья чемпионаты узарга мөмкин

Турнирны уздыру өчен беренчел мәйданы дип, Владимир Леонов “ТатнефтьАрена”ны атады.

Киләсе елда Казанда киберспорт буенча дөнья чемпионаты узарга мөмкин
Ильнар Тухбатов/архив

(Казан, 8 июнь, “Татар-информ”, Диана Авакян). Киләсе елда Казан Киберспорт буенча дөнья лигасын кабул итәргә планлаштыра. Бу хакта “Татар-информ”га Петербург Халыкара икътисади форумы киңлекләрендә Татарстанның спорт министры Владимир Леонов сөйләде.

“Форумда киберспорт белән бәйле бик күп юнәлешләр бар. Киләсе 2020 елда Казанда зур турнир - Киберспорт буенча дөнья лигасын уздыру буенча тәкъдимнәр бар. Әлеге мәсьәлә буенча Киберспорт федерациясе белән сөйләшүләр булды”, - диде Леонов.

Турнирны уздыу өчен беренчел мәйданчык дип, министр “Татнефть Арена”ны атады. “Ул сыйдырышлык буенча да, форматы буенча да тулысынча канәгатьләндерә. Чөнки чараны уздыру мәйданчыгы ябык булырга тиеш”, - иде Владимир Леонов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100