news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Киләсе елда Казанда экологик вазгыятьне уңай якка үзгәртерлек конкрет план таләп ителә

Бүген шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Рәфис Борһанов шундый бурыч куйды

(Казан, 30 ноябрь, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). Быел 9 айда Казанда әйләнә-тирә мохиткә зыян салырлык 9,2 мең закон бозу очрагы беленгән, шуларның 1,3 меңнән артыгы вазифаи зат җаваплылыгында булса, 7,7 меңнән күбрәге – физик затка һәм 189ы - юридик затка карата. Казанның экология милициясенә юлланган административ хокук бозулар турындагы материаллар буенча 10,5 млн. сумнан артык күләмдә гомуми штарф салынган, шуларның 54 проценты, төгәлрәге, 5,6 млн. сумнан күбрәге җыеп алуга ирешелгән һәм бу хәл вазифаи һәм юридик затларга төзелгән материалларның киметелүе белән аңлатыла. Быел Казанның экология милициясе төзегән протоколлар республика буенча төзелгән барлык административ материалларның 35 процентын тәшкил итә, ә Казанның административ комиссиясе карый торган материалларның 90 процент чамасы, ел башыннан II квартал ахырына кадәр хезмәткәрләре 2 тапкырга кыскартылуга карамастан, шушы районара бүлек инспекторлары тарафыннан төзелгән.

ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә хокук бозуларга каршы көрәш буенча идарәсе Казан шәһәре районара бүлеге җитәкчесе Ирек Зарипов бүген Казан шәһәре хакимияте аппаратының «дүшәмбе киңәшмәсе»ндә бүлекнең быел 9 айлык эшчәнлеген яктырткан чыгышында шундый мәгълүматлар китерде.

И.Зарипов шәрехләп әйткәнчә, әйләнә-тирә мохиткә зыян сала торган хилафлыклардан аеруча киң таралганы – газоннар, яшел үсентеләр зонасына транспорт кую (53 процент), рөхсәт ителмәгән урында сәүдә итү (13 процент), тиешле булмаган урыннарда автомобиль юу һәм реклама кәгазьләре ябыштыру (7шәр процент) һ.б. Быел әлеге бүлек хезмәткәрләре Казанда рөхсәт ителмәгән урында 90нан артык чүплек булуын ачыклаган, әмма аларны бетерү буенча казанлылар белән әлегәчә уртак тел табылмаган.

Универсиада өчен төзелә торган спорт объектлары төзелеш мәйданнары да районара бүлекнең күз уңында, дип ышандырып әйтә И.Зарипов: 9 айда административ хокук бозу турында  83 протокол төзелгән, шуның 9ы юридик затларга карата булса, 74е – вазифаи затларга нисбәтле һәм күпчелек очракта төзелеш территориясеннән транспорт тәгәрмәчләрен юдырмый гына шәһәргә балчык ташуга, Универсиада объекты төзелгән Академик Парин урамында яшеллеккә шәхси транспорт чараларын куюга кайтып кала. Казанлылар телефон аша хәбәр иткән 1,3 мең һәм язма рәвештә бүлеккә килеп ирешкән 328 мәгълүматның күпчелеге Совет, Идел буе һәм Вахитов районнарындагы башбаштаклыклар турында.

Шәһәр Башкарма комитеты башлыгы Рәфис Борһанов киңәшмәдә басым ясап әйткәнчә, Казанда экологик вазгыятьне яхшырту буенча күреләчәк чаралар планын төзү таләп ителә, экологик яктан кайбер күрсәткечләр уңай якка үзгәрсә дә, әлегә Казанда тулысынча тәртип дияргә иртәрәк. «Теләгәннең барысын да колачлап булмаса да, санитар һәм экологик вазгыятьне яхшы якка үзгәртергә тиешлене эшләрдәйләрен тормышка ашырырлык план булуы шарт», - дип, Р.Борһанов 2010 елга бу мәсьәләдә конкрет план белән керешү бурычы куйды.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100