news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Киләсе елда Казанда Бадминтон үзәге төзелә башлаячак

Объектның бәясе 240 млн сум тирәсе

(Казан, 29 декабрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). 2015 нче елда Казанда Бадминтон үзәге төзелеше башланачак. Бүгенге көн бәяләреннән чыгып исәпләгәндә, спорт объекты 240 млн сумга төшәр дип фаразлана. Бу хакта ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леоновның журналистлар белән очрашуында мәгълүм булды.

Министр әйтүенчә, спорт корылмасы төзелеше федераль һәм республика чаралары хисабына алып барылачак. Үзәкне сафка бастыру эшләренә киләсе елда тотыначаклар. “Мәйданчыгы билгеле, барлык процедуралар аша үттек, киләсе елда, мөмкинлек тууга, төзелешне башлап җибәрәчәкбез”, - дип белдерде В. Леонов. Аның сүзләренә караганда, Бадминтон үзәге Теннис академиясе янәшәсендә булачак. 2016 нчы елда анда бадминтон буенча Ауропа чемпионатын уздыру планлаштырыла.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100