news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Киләсе елда Федераль Сабан туе Мәскәүдә узачак

Федераль Сабан туйларын оештыру эшендә үткәрүче якка Түбән Кама муниципаль районы булыша.

Киләсе елда Федераль Сабан туе Мәскәүдә узачак
Салават Камалетдинов

(Казан, 5 июль, "Татар-информ"). Киләсе елда үтәчәк Федераль Сабан туена әзерлек эшләре инде башланды. Бүген оештыру комитеты Мәскәүдә үзенең беренче утырышын үткәрде.

2020 елда Федераль Сабан туе Россия башкаласында узачак. Сабантуй мәсьәләләренә багышланган утырышта Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев, Түбән Кама шәһәре мэры Айдар Метшин катнашты. Федераль Сабан туйларын оештыру эшендә үткәрүче якка Түбән Кама муниципаль районы булыша.

Бүген Васил Шәйхразиев һәм Айдар Метшин Мәскәүдә Сабан туе уздырыла торган мәйданны да барып карады. Биредә алар 2020 елда булачак Федераль Сабан туена әзерлеккә кагылышлы кайбер мәсьәләләр хакында фикер алышты. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100