news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Киләсе елда Фәнәвил Галиев истәлегенә “Корт” пьесасы сәхнәләштереләчәк

“Пьесада милләт, кешенең эчендәге, күңелендәге “корт”ы турында сүз бара”, - ди режиссер Ренат Әюпов.

Киләсе елда Фәнәвил Галиев истәлегенә “Корт” пьесасы сәхнәләштереләчәк
архив/Рамиль Гали

(Казан, 5 сентябрь, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Киләсе елда Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрында артист һәм драматург Фәнәвил Галиев истәлегенә “Корт” дип исемләнгән пьесаны сәхнәләштерәчәк. Бу хакта театрның баш режиссеры, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Ренат Әюпов “Татар-информ” агентлыгында узган матбугат конференциясендә сөйләде.

“Фәнәвил Галиевка киләсе елда, исән булса, алтмыш яшь булыр иде. Аның хөрмәтенә һәм истәлегенә “Корт” пьесасы киләсе елда сәхнәләштереләчәк. Ул сигез ел элек язылган иде. “Корт” Чаллы татар дәүләт драма театрында гөрләп барды. Бик фәлсәфи комедия. Милләт турында, кешенең эчендәге, күңелендәге “корт”ы турында сүз бара анда”, - диде баш режиссер.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100