news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Киләсе елда дөнья чемпионаты кысаларында узачак ачык судагы ярышларның маршруты тәгаенләнгән

Ачык суда йөзүчеләр Казансу елгасының Кремль астыннан алып, “Казан” гаилә үзәгенә таба йөзәчәк

(Казан, 7 ноябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Киләсе елда Казанда Спортның су төрләре буенча дөнья чемпионаты кысаларында узачак ачык судагы ярышларның маршруты инде билгеле. Бу хакта бүген журналистларга Спортның су төрләре сараенда үткәрелгән матбугат конференциясендә Бөтенроссия йөзү федерациясе президенты Владимир Сальников хәбәр итте.

“Төрле вариантлар каралды, хәзер инде маршрут тәгаенләнде”, - диде ул. Ул 2015 нче елгы дөнья чемпионатына план нигезендә эзлекле әзерлек баруын билгеләп узды.

ТР яшьләр эшләре һәм спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов әйтүенчә, маршрут Казансу елгасын аркылы йөзүгә корылган, ягъниспортчылар Кремль янынан алып (Хай-дайвинг өчен корылган вышкадан алып) “Казан” гаилә үзәгенә таба йөзәчәк. “Тамашачылар ярышларны дамбадан да күзәтә алачак. Телевидениедән дә караучылар өчен дә күренеш бик күркәм булачак”, - диде Х. Шәйхетдинов.

 

 

news_right_1
news_right_2
news_bot